Бу хакта “Татар-информ” компаниянең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Шулай итеп, МСП.РФ цифрлы платформасында теркәлгән яки RuStore кушымталар кибетендә кушымтасы булган 700 меңнән артыграк Россия компаниясенә платформага керү мөмкинлеге барлыкка килгән.
Эшмәкәрләр платформада цифрлы яңалдыклардан – онлайн-сату өчен мини-кушымталардан, клиентларга ярдәм итүне автоматлаштыру өчен чат-ботлардан файдалана, шулай ук товарлар һәм хезмәтләрен таныту өчен үз каналларын булдыра алачак.
Партнерлар өчен платформада теркәлү сайтта ачылган.
Партнерлар өчен платформа 23 октябрьдә эшли башлаган. Беренче этапта аңа RuStore кибетендә кушымталарын урнаштырган компанияләр тоташкан. Ике атна эчендә сервиска 5 меңнән артыграк оешма җәлеп ителгән.
12 ноябрьдән исә МСП.РФдә теркәлгән компанияләргә дә платформага тоташу мөмкинлеге ачылган. Алга таба сервисны барлык эшмәкәрләр, шул исәптән үзмәшгульләр өчен дә ачу күздә тотыла.
Цифрлы ресурсларны үстерү «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты кысаларында, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте ярдәмендә башкарыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез