Кечкенә балаларның әти-әниләре командировкадан баш тарта ала

Россия хезмәт кануннары кайбер категория хезмәткәрләр өчен гаилә шартлары буенча командировкадан баш тарту мөмкинлеген күздә тота. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб сөйләде, аның сүзләрен «РИА Новости» китерә.

Өч яшькә кадәрге балаларын тәрбияләүче хатын-кызлар, 14 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарның ялгыз ата-аналары һәм опекуннары, шулай ук кече баласына 14 яшь тулмаган күпбалалы гаиләләр эш сәфәреннән баш тарта ала.

Бессараб ассызыклаганча, мондый мөмкинлек шулай ук 14 яшькә кадәрге баланың ата-аналарының берсенә, әгәр икенчесе хәрби хезмәт үтә яки вахта ысулы белән эшли икән, шулай ук инвалид балаларның ата-аналарына һәм авыру туганнарын караучы затларга бирелә.

Ул билгеләп үткәнчә, бу искәрмәләр балалар һәм мөстәкыйль рәвештә үзләрен карау белән тәэмин итә алмаучылар турында кайгырту зарурлыгы белән бәйле.

Күп балалы гаиләләргә ярдәм итү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

«милли проектлар», «национальный проект», «Профессионалитет», илкүләм проект, Илкүләм проектлар, милли проект, нацпроект,

Көн хәбәре