Яшел Үзәннең «Мирный» автовокзалында үзе генә йөргән кечкенә кыз баланы тапканнар. Социаль челтәрләрдәге Яшел Үзән районы төркемнәрендә шундый мәгълүмат таралды.
Автобуска үзе генә кереп утырган балага пассажирлар игътибар иткән. Кыз берүзе булган.
Баланы диспетчерлар бүлмәсенә җибәрәләр.
«Кызны диспетчер бүлмәсенә китерделәр. Карап торышка кызга 4-5 яшь. Полиция, балигъ булмаганнар эшләре хезмәткәрләрен чакырттык. Баланың ата-анысы табылды, алар кызны өйләренә алып кайтып китте», – дип сөйләде автовокзалның диспетчеры.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез