Татарның иң көчле көрәшчеләре келәмгә чыгарга әзерләнә. 14–15 февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турнирының 62 нчесе узачак. Быел да батырларны Казанның «Ак барс» көрәш сараенда ачыкларбыз.
Лаешмы, Әлмәтме? Әлмәтме, Теләчеме? Теләчеме, Чаллымы? Быел кайсы район көрәшчеләре иң көчлеләре булып танылыр? Лаеш егетләре өченче ел рәттән турнирны ота алырмы? Узган ел алар беренче булды. Командалар ярышында икенче урында – Теләче, өчтә Әлмәт егетләре калды.
Узган елгы турнирда өч егет тәүге мәртәбә батыр калды. Ә тагын сигезе 2023 елгы уңышын кабатлады. Хәтерлисездер: Теләчедән Раил Нургалиевка, Айрат Гыйлаев (ул 12 тапкыр җиңүче) янәшәсенә басу өчен нибары бер адым ясыйсы калган иде. Әмма Раил 11 нче тапкыр Татарстан чемпионы булып танылды һәм келәмнән китүен игълан итте. Узган елгы ярыштан соң без: «Шикләнмибез, Нургалиев тарихка кереп калу өчен барысын да эшләячәк», – дип язган булсак та, Җәлил турнирының абсолют рекордсмены әлегә берәү генә булып кала бирә.
Раил абыйлары артыннан баручы егетләр – кемнәр алар? Әйтик, Җәлил турнирын 8 мәртәбә откан Ренас Кәлимуллин быелгы бәйгедән соң Ильяс Галимов һәм Илнар Әхмәтҗанов белән янәшә баса алырмы? 2016 елдан 2023 елга кадәр бәйге саен батыр калган егетнең узган ел ук моның өчен мөмкинлекләре бар иде, әмма былтыр ул турнирда бөтенләй катнашмады.
Узган ел иң кадерле – турнирда беренче җиңүләрен бәйрәм иткән егетләрне дә барлыйк. Шуларның берсе – Ренасның энесе Рафаэль Кәлимуллин. Әлмәт өчен көрәшкән егеткә 80 килолы көрәшчеләр арасында тиңнәр булмады.
Лаештан Рүзәл Тимергалиевка (Лаеш) да узган ел тәүге тапкыр бәхет елмайды. 85 килолы егетләр арасында ул үзеннән 15 яшькә өлкәнрәк Фаяз Зариповны отты.
Чаллы өчен бил алышкан Азат Габдрәшитов исә 10 ел көткән җиңүен бәйрәм итте. Алар 90 нар арасындагы финалда Рөстәм Сәлахов белән очрашты. Рөстәм – соңгы елларда келәм кыздыра торган Радик Сәлаховның энесе. Әмма узган ел абыйлы-энеле көрәшчеләргә Радикның җиңүе өчен генә сөенергә насыйп булды.
Бу егетләр быел да батыр кала алырмы? Әллә башкалар яхшырак әзерләнеп килерме? Монысын инде келәм күрсәтер.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез