Россия Президенты Влдаимир Путинның АКШ лидеры Дональд Трамп белән очрашуы башында Ак йорт башлыгы коллегасына, дустым, дип эндәшкән.
“Кем бу? Минем дустым. Сезне күрүгә шатмын”, – дип сәламләгәннән соң, Трамп Путинның колагына нәрсәләрдер пышылдаган. Кул кысышып, Кушма Штатлар президентының кыска гына сәламләвеннән соң, ике ил лидеры сөйләшүләр башлап җибәргән.
Әңгәмә бер сәгатьтән аз гына кимрәк дәвам иткән. Президентлар сөйләшү йомгаклары буенча массакүләм мәгъдүмат чаралары вәкилләре өчен уртак белдерүләр ясамаган. Сөйләшүләрдә Россиядән – тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков, вице-премьер - финанс министры Антон Силуанов, Президентның махсус вәкиле Кирилл Дмитриев, Америка ягыннан – АКШ дәүләт секретаре Марко Рубио һәм финанс министры Скотт Бессент катнашкан.
Исегезгә төшерәбез: бүген Россия, Кытай һәм АКШ лидерларының өчьяклы очрашуы көтелә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез