Казанда «Мисс Татарстан – 2026» республика гүзәллек конкурсының финалы узды. Камал театрының зур залында ике рәтне тутырып утырган жюри, бер фикергә килеп, Татарстанның иң чибәр 30 кызы арасыннан берсен сайлап алырга тиеш. Ай-һай катлаулы бурыч. «Мисс Татарстан – 2026» таҗын кидерү мизгелен беренчеләрдән булып күреп кайттык.
Үз гомеремдә беренче тапкыр гүзәллек бәйгесен күрергә килдем. Матурлык мине ишек төбендә үк сагалап торыр дип көтмәгән идем. Кунакларны каршы алучы кызлар сәхнәдән үк төшкәннәрме әллә? Алтын төсендәге бертөрле костюмнардан елмаеп торалар. Тантана узасы залга якынайган саен, матурлык көче арта гына. Сөембикә образындагы чибәркәйләр буклетлар тарата, урыннар табарга булыша. Безнең ише гади халыкта гардеробка барып җиткәнче бер кочак комплекс тудыра торган каршылау бу, иптәшләр.
«Мисс Татарстан» бәйгесенең финал өлеше төрле елларда җиңү яулаган, махсус бүләкләргә ия булган кызларны да яңадан җыя. Таҗларын ялтыратып, тасмаларын тагып, берсен-берсе танып, кочаклашып, очрашып, хәл белешеп торучы «мисс»лар шактый. Инде тормышка чыгып, балалар үстерәләр. Үсеп килүче яшь буын модельләре, булачак «мисс»лар да күп монда. Әниләре гүзәллек бәйгесен күрсеннәр, өйрәнсеннәр, дип алып килгәндер инде. Атлап йөрүләре, оста итеп фотога төшә белүләре белән аерылып торалар. Тамашачы арасында җанатарлар төркеме күзгә ташлана. Плакатлар ясап, футболкаларына үзләре җан аткан кызларның сурәтен төшереп кигәннәр. Кая карасаң – шунда матур. Теге комплексларың тагын да артканчы, залга кереп утыруың хәерле.

Шәрык стилендә бизәлгән сәхнә, Бөек ефәк юлы тарихына ишарәләгән музыка һәм сәхнәгә чыгучы чибәрләрнең чибәрләре. Ишек төбендәгеләр шунда ук онытылды. Итәге тезгә кадәр генә булса да, милли орнаментлар белән бизәлгән костюмнар кигән кызлар беренче тапкыр сәхнә буйлап йөрделәр, ул арада экран аша алар белән таныштырып бардылар. Музыка мәктәбе, рәсем, бию, атта йөрү белән шөгыльләнгән, спортчылар, хәтта бер кыз парашют белән сикерергә дә өлгергән. Берсе дә буш түгел. Араларында 15 яшьлек кызлар да бар. Һәрберсе үз тәҗрибәсе, үз максаты белән килгән. Чибәрлек белән акыл дус түгел, диләр. Менә бит!
Күз тиде! Кызларның берсе әллә туфлиенең үкчәсен эләктерде, әллә ялгыш басты – тиешлесен йөреп бетерә дә алмыйча, салмак кына атлап, сәхнәдән чыгып китте. Үкчәсе сынды, дип уйлап куйдым. Егылмаса гына ярар иде, дип борчылды тамашачы. Юк, кызыбыз сәхнә артына кадәр чыгып җитте. Соңыннан гына белдек: спортчы икән ул, имгәнгән булган. Җайсыз басып, төзәлеп бетмәгән җәрәхәт кабат яңарган. Бәйгедә 29 катнашучы гына калды.
«Мисс Татарстан» бәйгесенең төп интригасына килеп җиттек. Кызлар быел да сәхнәгә чишенеп чыгармы? Оештыручыларга рәхмәт. Тамашачыны да, кызларны да уңайсыз хәлгә калдырмадылар. Чибәркәйләр шәрык стилендәге киң ыштаннар, абайа һәм кыска топ киеп чыктылар. Кыскасы, кендек өлешен генә диярлек күрдек.
10 кыз суперфиналга үтте. Алар дизайнер Екатерина Тонюшкина күлмәкләреннән чыктылар. Барысы да бик озын. Итәккә басмый гына, биек үкчә белән ялтырап торган шома идәннән абынмыйча атлап йөрү дә зур осталык икән, җәмәгать…

Сорауларга җавап бирү өлешен башлауга, алып баручы: «Сораулар алдан әйтелмәде», – дип ышандырырга тырышты үзе. Шулайдыр. Имтихан алдыннан аргументлар, төрле очракка ярый торган җаваплар әзерләп куйган кебек, кызлар шулайрак әзерләнгән, ахрысы. «Мин борчылам, бу сорауга җавапны өйрәнергә сүз бирәм», – дип, оста гына чыгу юлын тапкан кыз жюриның да күңелен күтәрде.
Инде бәйге башланганга биш сәгать була. Ниһаять, барлык катнашучы кызларны бүләккә күмгәннән соң җиңүчеләр билгеле. «Мисс Татарстан – 2026» исеменә Түбән Кама чибәре Амира Шәрипова лаек булды. Амира Татарстанны «Мисс Россия» илкүләм гүзәллек конкурсында, башка Россия һәм халыкара проектларда тәкъдим итәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез