Кемгә – эш, кемгә – сату урыны: Татарстанда яңа логистика үзәге меңнән артык кешене эшле итәчәк

Бүген «Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгы территориясендә Wildberries компаниясе товарларны бүлү үзәгенең беренче чираты ачылды. Бу – аның Мәскәүдән читтә иң эре төбәк үзәге. 50 мең квадрат метр мәйданлы комплекс Татарстанга 1 250 яңа эш урыны бирәчәк. Икенче чираты төзелеп беткәч (тагын 50 мең квадрат метр), хезмәткәрләр саны 4 меңнән артып китәчәк.

Яңа эш урыннары
Яңа үзәкне сафка бастыру 5,5 млрд сумга төшкән. Шушы мәйданчык кече һәм урта бизнес вәкилләренә үз товарларын бөтен илгә чыгарырга ярдәм итәчәк. Татарстанда Wildberries заказларын ике-өч көн көтәсе булмый, китерү бер көнгә кадәр кимеячәк. Яңа бинаны ачарга Wildberries генераль директоры Татьяна Бакальчук үзе дә килде.
Сүз уңаеннан, шушы интернет-мәйданчык аша үз товарларын тәкъдим итүче җитештерүчеләрнең саны 500дән артып киткән, гомуми суммасы 1 млрд сум тәшкил итүче продукция сатылган.
Кызлар инициативалы, көчле һәм максатчан булырга тиеш. Татьяна Бакальчук кебек. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге компания җитәкчесен шушы сүзләр белән башкаларга үрнәк итеп куйды һәм яңа үзәк ачылу белән котлады. Ул, компанияне кораб белән чагыштырып, аңа уңышлар теләде. «Иң мөһиме – яңа эш урыннары, бу – зур инвестицияләр. Бу кече һәм урта бизнес вәкилләре шушы мәйданчык аша үз продукциясен тәкъдим итә алсын өчен эшләнде», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татьяна Бакальчук, Президентка җавап итеп, рәхмәтен җиткерде.
– Татарстанга килгән саен, халкына гаҗәпләнүемнән туктамыйм. Сезнең белән эшләү шундый җайлы һәм рәхәт. Әле төзелеш эшләре башланганга бер ел да үтмәде, инде өр-яңа шәп бинада басып торабыз, – диде ул.
Президент федераль хөкүмәт һәм Моношәһәрләр фонды ярдәменнән башка мондый зур проектларны гамәлгә ашыру җиңел булмавын искәртте.
Сүз уңаеннан, Татарстанда үзмәшгульләр өчен дә аерым мәйданчык булдырырга исәп бар. Татьяна Бакальчук сүзләренчә, хәзер бу мәсьәләгә бәйле сөйләшү алып барыла. «Бу ниятебездән кайтмыйбыз. Россия Президенты белән җиңел сәнәгать буенча киңәшмәдә дә бу хакта сүз булды. Ил буенча шундый технопарклар ясау кирәк. Иң элек шәхси эшмәкәрләргә, үзмәшгульләргә җитештерү җиһазларына артык чыгымнар тотмыйча гына, үз идеяләре белән килеп, аларны тормышка ашыру мөмкинлеге булсын иде. Рөстәм Нургалиевич бу тәкъдимне федераль дәрәҗәгә чыгарганчы ук хуплады», – дип сөйләде ул. Бу технопарк биш катлы, шулай ук 50 мең квадрат метр мәйданлы булыр дип фаразлыйлар.
Шушында ук республика җитәкчесе Татарстан эшмәкәрләре җитештергән продукция белән дә танышты. Кәнфит ясаучы эшмәкәр кыз янында тәм-томнан да авыз итте. Бүлешеп ашагач, тәмлерәк: аның яртысын Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьевка бирде Президент.

Эшлекле очрашулар
Бу көнне Президент катнашында башка әһәмиятле чаралар да булды.
Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында «Россия экспорт үзәге» генераль директоры Вероника Никишина белән сәнәгатьтәге экспорт юнәлешенә ярдәм мәсьәләләре буенча фикер алышты. Президент әйтүенчә, республикага хәзерге икътисади шартларда экспорт юнәлешләрен киңәйтү мөһим. Товарларын читкә чыгаручы предприятиеләргә ярдәм чаралары кирәклеген искәртте Президент.
Вероника Никишина сүзләренчә, Татарстан оешма-предприятиеләре экспорт үзәге хезмәтләреннән актив файдалана. Хезмәтләр дигәннән, бу – иминият һәм кредит гарантиясе, сертификацияләү, транспортта ташу, югары технологияле продукцияне алга этәрү өчен чыгымнарны каплау рәвешендә субсидия ярдәме кебек чаралар күздә тотыла.
Президентның аннан соңгы очрашуы Иннополиста узды. Биредә ул «Россия почтасы» генераль директоры Максим Акимов белән электрон сәүдәне үстерү һәм Татарстан территориясендә бонд зонасы (аерым салым һәм таможня режимы булган ирекле сәүдә зоналары – ред.) оештыру мәсьәләләре турында фикер алышты. Бонд зонасы дигәндә, Татарстанда таможня складын булдыру күздә тотыла. Проектның кураторы итеп Татарстанның бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев билгеләнгән. Бонд зона «Россия почтасы»ның бүлү-тарату үзәген һәм Зөядәге логистика үзәген күрәләр. Бонд склады интернет-мәйданчык аша сатыла торган товарларны җыю, саклау һәм тарату өчен махсус таможня статуслы урын булып санала.
Шулай ук Иннополиста Рөстәм Миңнеханов КамАЗның 15 йөк автомобилен Россия почтасына тапшырды. Килешү нигезендә 2020 – 2022 еллар дәвамында 500дән артык автомобильне кулланышка тапшырачаклар.
Белем алу, ял һәм иҗат итү урыны. Рөстәм Миңнеханов Иннополиста яңа «ArtSpace» үзәген дә ачты. Ике катлы бинада остаханәләр, бию классы, театр студиясе, тавыш яздыру урыны, хәтта кафе да бар. Аның янында яңа парк ачарга уйлыйлар. Анда исә халык яшелчә, җиләк-җимеш утыртсын өчен бакча да булачак.

Чулпан Гарифуллина

Фото: https://president.tatarstan.ru/index.htm/news/1811023.htm

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре