Газетага язылу

Кемнәр сез, израильлеләр?

Автор язма исеменә эндәш сүзне сайлаганда кыенлык кичерде. «Кемнәр сез, гыйбриләр?» дип куйсаң, тулы бер халык адресына гаеп ташлау булып чыгар иде. «Яһүдләр» дисәк, тулы бер динне күз алдында тотарга туры килә. Болар икесе дә рөхсәт ителми, чөнки я расачалык, я дини дискриминация килеп чыга. Автор мөселман буларак, андый адымга бара алмый, чөнки ислам боларның икесен дә тыя. «Сиончылар» дигән термин да уңышлы ук түгел. Израильдә сиончы булмаган гыйбриләр катлавы да бар. Бүген үзен «Израиль» дип атаган террорчы оешма, бөтен дөньяда үз кармавычларын киң җәелдереп, глобаль сәясәттә канлы эз калдыра һәм безнең барыбызны да зур һәлакәткә таба өстери. Мин менә шул дәүләттәге әхлакый атмосфера хакында язарга теләгән идем. Израильнең бүгенге пропаганда бюджеты 700 миллион доллар дип әйтәләр. Моннан тыш әле социаль челтәрләрдә инфлюэнсерлар – җәмәгатьчелек фикеренә йогынты ясарга сәләтле блогерлар өчен дә бихисап акча тотыла. Шуңа карамастан бар дөньяда, хәтта сионизмның иң ышанычлы терәге булган Америкада да Израильгә тискәре караш үсә. Менә карагыз: Норвегия футбол федерациясе 2026 елгы дөнья чемпионатының сайлап алу матчыннан алынган табыш (иң беренче чиратта билет сатудан кергән керем) Газзәдәге гуманитар ярдәмгә юнәлтеләчәк дигән карар кабул итте. Мондый очраклар – зур спорт вәкилләренең, дөнья сәнгате йолдызларының һәм башка танылган шәхесләрнең Фәләстыйнга теләктәшлек, Израильгә нәфрәт белдерүе массакүләм төс алып бара.

Израиль рәсми сәясәтенең ике нигез ташы бар. Беренчесе, без күп мең еллар элек Фәләстыйнда яшәгәнбез, шулай булгач, бәрәкәтле бу туфрак безнеке булырга тиеш дигән фикер. Икенчесе, без холокост кичердек, шуңа ни эшләсәк тә килешә дигән нигезсез догма. Израильлеләрнең Фәләстыйн җирендә кылган ерткычлыкларын аклау өчен куллана торган бу теорияләрен чынлап та холокост кичергән нәселдән чыккан гыйбри Норман Финкельштейн сүзләре белән кире кагыйк: «Израильлеләрнең, – ди ул, – бер генә хокукы бар: әйберләрен җыярга һәм Фәләстыйннан китәргә».  Шул ук Финкельштейн тагын бер фикер әйтә: «Израиль балаларны хобби буларак үтерә», – ди. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе шушы урында теманы тарайта: израильлеләр һәм балалар дигән кысага кертә һәм  фейклардан түгел, бары тик рәсми Израиль матбугатыннан алынган материаллардан гына файдаланырга вәгъдә бирә. Эш шунда: израильлеләр гарәп балаларына гына түгел, үз балаларына да гадәттән тыш рәхимсез. Сүз ниндидер бер аерым очрак турында гына бармый. Шактый киң таралган массакүләм ерткычлык һәм көчләү күренешләрен Израиль гаиләләрендә күп табарга була. Әйдәгез, үзләренә сүз бирик. Израиль телевидениесенең 9 нчы каналы материалларын алыйк. Ул үз чиратында 1948 елдан бирле чыга торган «Маарив» газетасы чыганакларына таяна. Ори Алфи исемле бер израильле адәм «Telegram»да ялган аккаунтлар булдыра, үзен Мария исемле хатын-кыз итеп таныта, ирләр белән таныша һәм алар белән сексуаль характерда хәбәрләр алыша. Ул алардан кечкенә балалары бармы икәнен белешә. Бала булса, ирләрне үз балалары белән реаль вакыт режимында җенси мөнәсәбәткә керергә этәрә, видеоэлемтә аша барысын да яздырып бара. Бер ир, мәсәлән, яшь ярымлык кызын «Мария» күреп торганда көчли. Икенче бер ир сигез һәм дүрт яшьлек улларын мыскыллый. «Мария» тарафыннан идарә ителеп, җинаять эшләгән шундый 25 ир исеме билгеле.

Мондый хәл аерым бер җинаять эпизодлары гына дип уйламагыз. Үз гаилә әгъзалары тарафыннан даими көчләнеп яшәгән Шошаны Струк исемле кыз фаҗигасе турында без бер язган идек инде. Бер гаилә эчендә көчләү һәм гомосексуализм күренешләре израильле равиннар гаиләләрендә һәм гаиләдән тыш та киң таралган. Israelinfo порталы күптән түгел генә «Шаарей Иешуа» дип аталган Иерусалим колеле (колель – ирләр җыелып дини әдәбият өйрәнү урыны) җитәкчесе Иешуа Атия турында язып чыкты. Тәрҗемә китерик: «Тикшерү материаллары буенча, Иешуа Атия рухи уку йорты җитәкчесе буларак үзенең югары дәрәҗәсен һәм абруен оятсыз рәвештә үз мәнфәгатьләрендә файдаланган. Аның корбаннары булып аның колелендә белем алган яшүсмерләр торган. Аларның ышанычыннан һәм остаз буларак үзенең хәленнән файдаланып, 60 яшьлек ир-ат егетләргә карата сексуаль характердагы көч куллану гамәлләре кылган».

Шул порталдан тагын бер өзекне тәрҗемәдә китерик әле: «Балигъ булмаган баланың әбисе, бабасы һәм апасы, гаиләнең башка шикләнелүче әгъзалары белән алдан сүз куешып, бала белән сексуаль характердагы «уен»нар оештырган. Гаепләү ягы мәгълүматлары буенча, алар аңа карата берничә тапкыр сексуаль характердагы җинаятьләр кылган, шул исәптән көлә-көлә аның җенси әгъзаларына кагылганнар. Боларның барысы да кесә телефоннарына видеога яздырылган. Видеоязмаларның бер өлеше гаилә әгъзалары тарафыннан гаиләнең WhatsApp төркеменә җибәрелгән, калган өлеше исә туганнарының мобиль җайланмаларында сакланган». Өзек Израильдәге гыйбри гаиләләрендә балалар катнашындагы җенси бозыклыкның киң таралган булуын раслый.  Israelinfo порталы да шуны раслый: мондый характердагы җинаятьләр бөтен ил буйлап киң челтәр булып таралган, ди. Израиль матбугатыннан гаиләләрдәге балаларны ерткычларча көчләү фактларын күпләп табарга була. Арада бик танылган раввиннар һәм сәяси эшлеклеләр, хәтта министр гаиләләре дә бар.

Газзә блокадасын өзү өчен халыкара активистлар берничә тапкыр «Глобаль Сумуд» дип аталган флотилия оештырып карадылар. Соңгы «Сумуд» (гарәпчә ныклык дигәнне аңлата) операциясендә катнашучы активистларга бәйле рәвештә аеруча зур җәнҗал купты. Аларны халыкара судта ук кулга алдылар, кыйнадылар һәм… көчләделәр. Италия, Франция һәм башка Европа илләре гражданнары – ирләр һәм хатын-кызлар көчләнде. Франция һәм Италиядә бу уңайдан суд эшләре кузгатылды. Халыкара активистлар шундый хәлгә куелган икән, Фәләстыйндагы гарәп балалары язмышын күз алдына китерегез.

                                      

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре