— Салкын ризыклар организмда начаррак үзләштерелә, чөнки алар ашкайнату системасын икеләтә һәм өчләтә көч белән эшләргә мәҗбүр итә, бу өлкән яшьтә теләсә нинди гастроэнтерологик патологиянең кискенләшүенә китерә, — дип аңлата табиб.
Табиб сүзләренчә, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, ашказан-эчәк тракты белән проблемалары булса, туңдырма ашарга ярамый. Бу ризыкта йөрәк эшчәнлеген начарлатучы һәм кан тамырларында атеросклеротик төерләр барлыкка килүгә сәбәпче булучы майлар бар. Өстәвенә, туңдырманы еш кына үсемлек майлары, шул исәптән пальма мае нигезендә ясыйлар.
Туңдырмада шикәр күп, ә аны куллану өлкәннәрнең хәтерен начарлата, дип кисәтә гастроэнтеролог.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез