Инвалид яки балачактан I төркем инвалид баланы караучы россиялеләр ай саен дәүләттән 11 мең сумга якын акча алырга мөмкин. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина хәбәр итте.
Депутат сүзләренчә, 2025 ел башына кадәр 10 мең сум күләмендә түләүне инвалид баланың ата-анасы яки опекуннары гына ала алган. Башка ярдәмчеләр өчен сумма күпкә азрак, ягъни 1200 сум иде.
«2025 елның гыйнварыннан Президент Владимир Путин карары белән инвалид баланы яки балачактан I төркем инвалидны караган теләсә кайсы туганы (яки башка эшкә сәләтле гражданин) социаль фондка түләү билгеләү турында гариза бирә ала (моны елга бер тапкыр эшләргә кирәк). Шуннан соң ул ай саен якынча 11 мең сум акча алачак», - диде Стенякина.
Ул бу түләүне 2025 елның февралендә 9,5 процентка арттырдылар һәм ел саен инфляция дәрәҗәсенә индексацияләячәкләр, дип өстәде.
«Ата-аналарга һәм опекуннарга түләүләр автомат рәвештә башкарыла, ел саен гариза бирергә кирәкми», - дип йомгаклады Дәүләт Думасы депутаты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез