Кемнәрнең берьюлы ике пенсия алырга хокуклы булуын әйттеләр

Кайбер россиялеләр берьюлы ике пенсия алырга хокуклы. Бу хакта «Прайм» агентлыгына «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының юридик факультеты деканы, профессор Вадим Виноградов сөйләгән.

Аның сүзләренчә, гамәлдәге законнар күздә тоткан гомуми кагыйдә нигезендә бары тик бер генә пенсия алу мөмкин. Әмма бу кагыйдәгә искәрмә булган очраклар да бар.

Эксперт сүзләренчә, гражданның тиешле тупланмалары булган очракта, тупланма пенсия пенсия түләүләренең башка төрләренә бәйсез рәвештә түләнә ала. Моннан тыш, 2001 елның 15 декабрендәге 166-ФЗ номерлы «Дәүләт пенсия тәэминаты турындагы» законда ике пенсия алу рөхсәт ителгән категорияләр исемлеге билгеләнгән.

Бу исемлеккә сугышта имгәнү нәтиҗәсендә инвалид булган гражданнар, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучылар керә. Алар бер үк вакытта инвалидлык буенча пенсия һәм картлык буенча иминият пенсиясен алу хокукына ия. Шундый ук хокук космонавтларга да бирелгән – алар тиешле еллар санын эшләгән өчен яки инвалидлык буенча пенсия, шулай ук картлык буенча иминият пенсиясе алырга мөмкин.

Моннан тыш, сроклы хезмәт үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннарына, әти-әнисенә һәм инвалид балаларына ике пенсия билгеләнә ала. Тол хатыннарга һәм әти-әниләргә картлык, инвалидлык буенча иминият пенсиясе, социаль пенсия яки тиешле еллар санын эшләгән өчен пенсия туендыручысын югалткан өчен пенсия белән беррәттән билгеләнергә мөмкин. Туендыручысын югалткан инвалид балаларга шулай ук инвалидлык буенча иминият яки социаль пенсия билгеләнергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Җиңүнең 80 еллыгы Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елының Ватанны саклаучылар елында санкции импортозамещение Год защитника Отечества "80-летие Победы

Көн хәбәре