Газетага язылу

Кемнәрнең ике пенсия алу мөмкинлегенә ия булуын аңлаттылар

Россиядә кайбер категориядәге кешеләргә берьюлы ике пенсия алу хокукы бирелә. Дәүләт Думасы депутаты Каплан Панеш «RT» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә басым ясап әйткәнчә, биредә сүз яңа ярдәм чарасы турында түгел, бәлки күптәннән килгән чара турында бара.

Аның әйтүенчә, хәрби хезмәткәрләр һәм көч структуралары хезмәткәрләренә шундый мөмкинлек каралган. Тиешле еллар эшләгәннән соң яки инвалидлык буенча пенсиягә чыккач тыныч тормышта эшләвен дәвам итүчеләргә кагыла бу. Бу очракта аларга картлык буенча пенсия хокукына ия булу өчен иминият взнослары кертелә.

Парламентчы аныклап үткәнчә, һәлак булган хәрбиләр, космонавт һәм очучы-сынаучыларның гаиләләре әгъзаларына да шундый ук хокук саклана. Моннан тыш федераль дәүләт хезмәткәрләре, хәрби җәрәхәт аркасында инвалид калучылар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, шәһәрнең камалышта булуына бәйле махсус билгеләргә ия булучылар әлеге исемлеккә кертелгән.

Каплан аңлатып үткәнчә, икенче пенсия билгеләү өчен кай бер шартларны үтәргә: картлык буенча пенсия яшенә җитәргә, беренче пенсиягә чыкканнан соң кимендә 15 ел эшләргә , шулай ук кимендә 30 пенсия баллы тупларга кирәк.

Быел икенче пенсия күләме уртача 23 мең сум тәшкил итә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре