Узган елның шушы ук чорына караганда, бу – 21 процентка күбрәк. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгының еллык коллегия утырышында билгеле булды.
Кайсы өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары күбрәк икәне дә мәгълүм. Аерым алганда, былтыр мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагында эшләүчеләр уртача – 132,1 мең сум, финанс һәм иминиятләштерү өлкәсендә хезмәт итүчеләр – 127, 1 мең сум, файдалы казылма байлыклар чыгаруда – 121,9 мең сум, эшкәртү сәнәгатендә –114,7 мең сум хезмәт хакы алганнар.
Сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр өлкәсендә эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы – 76,6 мең сум, мәгариф тармагында – 66,7 мең сум тәшкил иткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез