Кер юу машинасы яки тузансуырткыч тавышы өчен штраф сала башларга мөмкиннәр

Дәүләт Думасында хәзер бөтен Россия буенча кагыйдәләрне унификацияләүгә юнәлдерелгән тынычлык турындагы федераль закон карала.

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә көнкүреш техникасы, аерым алганда, тузансуырткыч яки кер юу машиналары кичке һәм төнге вакытта чыгара торган тавыш өчен административ штраф яный. Бу хакта РФ Иҗтимагый палатасының закон проектларының иҗтимагый экспертизасы һәм башка норматив актлар комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров кисәтте, дип хәбәр итә РИА «Новости».

«Әгәр дә кер юу машинасыннан яки тузансуырткычтан чыккан тавыш рөхсәт ителгән чикләрдән артып китсә, моны хокук бозу дип санарга һәм штраф язарга мөмкин. Җаваплылык тавыш дәрәҗәсе буенча билгеләнгән санитар нормаларны арттырган өчен киләчәк. Проектта шау-шуны 23.00 дән 07.00 гә кадәр, көндезге сәгать 13.00 дән 15.00 гә кадәр тыю, эш көннәрендә 09.00 дән 19.00 гә кадәр чикләүләр һәм хокук бозучыларга штрафлар булачак. Әлегә закон проекты карау стадиясендә», – дип белдерде Евгений Машаров.

Тынлык бозуларга түбәндәгеләр керә: ремонт эшләре, көчле музыка яки телевизор тавышы, хайван тавышлары (эт өрүе, мәче кычкыру), көнкүреш техникасы эшләү тавышы, кычкырулар, җырлау, кичәләр, «мөнәсәбәтләрне кычкырышып ачыклау».

Тынлык режимын бозган өчен административ җаваплылык каралган. «РФ КоАПның 6.4 маддәсе нигезендә, режимны бозу үзе артыннан административ җаваплылыкка китерә. Шау-шулы күршеләргә 500 дән алып 1 мең сумга кадәр түләргә туры киләчәк. Вазыйфаи затлар 1 меңнән 2 мең сумга кадәр түләяәк. Юридик зат булмаган шәхси эшмәкәрләргә штраф 1-2 мең сум тәшкил итәчәк һәм эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр туктатып торачак. Юридик затлар өчен административ җаваплылык 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф һәм эшчәнлекне 90 тәүлеккә кадәр туктатып торудан гыйбарәт булачак», – дип ачыклык кертте Машаров.

Эксперт билгеләп үткәнчә, тынлык бозылган очракта, күршеләр полициягә, шулай ук идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Моннан тыш, мораль зыянны компенсацияләү максаты белән, судка дәгъва гаризасы язарга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре