«Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме гаиләнең гомуми кеременнән төбәктә билгеләнгән проценттан артып китсә, гаиләләр торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидия алырга мөмкин», – диде Разворотнева ТАСС агентлыгы белән әңгәмәсендә.
Россия Федерациясенең күпчелек төбәкләрендә түләүләр алты ай дәвамында гаиләнең гомуми кеременең 22 проценттан артыграк булса субсидия түләнә. Әмма кайбер субъектларда бу чик түбәнрәк. «Мәсәлән, Мәскәүдә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү гаилә кеременең 10 процентыннан артып китсә, субсидия сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин», – дип ачыклык кертте ул.
Субсидия алу өчен тагын бер шарт – коммуналь түләүләр буенча бурыч булмау. Түләүнең региональ шартлары турында тулырак мәгълүматны күп функцияле үзәктә, әгәр күп функцияле үзәк булмаса җирле үзидарә органнарында алырга мөмкин.
«Субсидия алу өчен шул ук күп функцияле үзәккә яки социаль яклау органына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк», – дип өстәде Разворотнева.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез