Газетага язылу

Керемнәре турында хисап тотмаучыларга 105 миллион сум штраф салганнар

Узган ел керемнәре турында вакытында хисап тотмаучыларга 105 миллион сум штраф салганнар. Бу хакта Хөкүмәт Йотында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйтте.

«Милек сату яки бүләк итүгә бәйле рәвештә керем алулары турында вакытында декларация тапшырмаучылар саны елдан-ел кими. 2024 елда андыйлар саны – 8 мең кеше булса, 2025 елда – 5 мең кеше. Узган ел нәтиҗәләре буенча аларга 323 миллион сум күләмендә өстәмә салым исәпләнде, 105 миллион сумлык штраф салынды», – диде ул.

Марат Сафиуллин әйтүенчә, 2025 ел өчен декларация кампаниясе тәмамланырга бер атна чамасы вакыт калды. «Узган ел алган керемнәр өчен 30 апрельгә кадәр декларация тапшырырга һәм аны 15 июльгә кадәр түләп бетерергә кирәк», – диде ул.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре