Бу хәл хокук саклау органнары «хезмәткәре» шалтыратуыннан башланган. Мошенниклар хатын-кызга саклык акчасын урларга маташулары турында хәбәр иткән. Ул, җинаятьчеләргә ышанып, курьерга башта 6 миллион сум тапшырган. Әмма аферистлар моның белән генә туктамыйча, имештер, банкомат аша “имин счет”ка күчерү өчен, счетында калган 3 миллион сумын да алырга мәҗбүр иткән.
Хатын-кыз бер сумка акча белән шыгрым тулы автобуска кереп утырган. Кесә карагы, транспорттагы этешү-төртешүдән файдаланып, тегенең бөтен акчасын урлаган.
Оперативниклар угрыны, тиз генә арада эзенә төшеп, тоткарлаган. Полиция хезмәткәрләре ир-атның фатирын тентегәндә урланган акчаның бер өлешен – 1 миллионнан артыграгын стена эченнән тапкан. Угры калган акчаны инде тотып бетергән булган.
«Аеруча зур күләмдә акча урлау» һәм «Мошенниклык» статьялары буенча җинаять эшләре кузгатылган. Хатын-кызга китерелгән зыянның гомуми күләме 9 миллион сум тәшкил иткән. Полиция хезмәткәрләре стена эченнән табылган 1 миллион сумны законлы хуҗасына кире кайтарган да инде. Тикшерү дәвам итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез