Россиядә ясалма акыллы робот-массажист уйлап табылган. Бу хакта “РИА Новости” медицина һәм косметология җиһазларын җитештерүче компания мәгълүматларына таянып яза.
Җиһаз роботлаштырылган кулдан, массаж ясау җайланмасы һәм массаж өстәленнән гыйбарәт. Процедура алдыннан камералар клиентның тәнен “тикшереп”, өч үлчәмле картасын булдыра. Ясалма акыл шушы мәгълүматлар нигезендә нинди хәрәкәтләрнең иң нәтиҗәле булачагын уйлап таба һәм массаж ясау җайланмасы белән идарә итә.
Клиентка пульт бирелә. Аның ярдәмендә ул хәрәкәтләрне көчәйтә, туктатып тора яисә яңартып җибәрә ала.
Хәзер робот 3 программаны: гәүдәнең килеп җитмәгән урыннарын “төзәтү”, целлюлитка каршы көрәшү, лимфа агышын көчәйтү һәм тәнне тирәнтен ял иттерү программаларын башкара. Боларның барысы да аяклар һәм аркага массаж ясауга корылган.
Компаниядә басым ясап әйтелгәнчә, робот-массажист аена 360тан артыграк сеанс үткәрә ала. Гадәти массажистның хезмәт җитештерүчәнлегеннән 4 тапкыр артыграк бу.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез