Татарстанда соңгы алты елда кешеләрнең хәбәрсез югалулары турында хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итү очраклары кимегән.
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2020 елда – 4088 шундый гариза, 2021 елда – 3694, 2022 елда – 2896, 2023 елда – 2623, 2024 елда 1314 гариза теркәлгән. Быел алты айда 411 гариза кергән. Югалган 297 кеше 10 көн эчендә табылган, аларны эзләү буенча эшләр кузгатылмаган.
Хокук сакчылары әйтүенчә, югалуның төп сәбәпләре – сәрхушлек, психик авырулар, өлкән яшьтәгеләрнең хәтере чуалу, гаиләдәге низаглар, башка төбәккә акча эшләргә чыгып китү, элемтә югалу. Кешенең бәхетсезлеккә юлыгуына да бәйле булырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез