"Кешелек дөньясын глобаль катастрофага китерәчәк масштаб рекордлы темплар белән үсә..."

Үткән атнада вакыйгалар спирале киеренкелек һәм вәхшәт ягына үсүен дәвам итте. Газзә секторы һәм Ливан ут эчендә. Сиончылар ерткычлыгы тарихи рекорд куюын дәвам итә: торак йортлар җимерелә, тыныч халык өстенә тыелган фосфорлы бомбалар ява, Каршылык хәрәкәте лидерлары үтерелүе дәвам итә. Израильнең үзенә дә ярыйсы гына эләгә. Нетаньяхуның Кесариядәге йорты пилотсыз очкыч һөҗүменә дучар булды. Шимбә көнне Израильгә күчеп килгән гыйбриләр ул йорт янында масштаблы протест оештырдылар һәм ерткычны Иерусалимда качып ятуда гаепләделәр. Израиль армиясенең 401 нче бригадасы командиры Эхсан Дакса үтерелде. Ул Газзәдәге Шифа хастаханәсендә суеш оештыруы белән дан казанган иде. Эхсан Дакса – соңгы сугышта үтерелгән иң югары дәрәҗәдәге командир.

Израиль терроры Ливандагы финанс оешмаларын да җимерә. Соңгы көннәрдә сиончылар режимы Бәйруттагы Al-Qard Al-Hasan банкының бүлекчәләрен утка тотты. Банк фәкыйрьләргә процентсыз кредитлар бирүе белән дан казанган иде. Соңгы елларда Ливанда котчыккыч финанс кризисы бара һәм ислам банкы, авыр хәлдәгеләргә финанс булышлыгы күрсәтеп, хәлләрен җиңеләйтә иде. 180 меңнән артык ливанлы аннан 3,7 миллиард долларлык процентсыз кредит алган. 

         Кешелек дөньясын глобаль катастрофага китерәчәк процентлы бурычлар масштабы рекордлы темплар белән үсә. Хәзер аның үсүенә риба нәтиҗәсендә кесә калынайтучылар үзләре дә борчыла. АКШ банклары күргән зыян 2008 елгы кризистагы күләмнән җиде тапкыр узып киткән. Бу финанс кризисы инде бара, аның хакында шауламыйлар гына дигән сүз. Финанс оешмалары өчен мәгълүмат әзерләүче Bloomberg агентлыгы «100 триллион долларлык фискаль бомба текелдәвен дәвам итә» дигән язма бастырды. Агентлык барлык илләрдә дә дәүләт бурычлары кызу темплар белән үсә һәм быел ук инде гомуми күләме 100 триллион долларны узып китәчәк дип раслый. Иң күп әҗәтне АКШ һәм Кытай хөкүмәтләре җыйды. Япониянең, Франциянең, Бөекбританиянең әҗәтләре түләп бетерерлек түгел. Бер Bloomberg кына түгел, Халыкара валюта фонды да күп илләрнең бу юнәлештә перспективалары «көтелгәннән начаррак» дип бәяли. Дөньякүләм дәүләт әҗәтләре гобаль тулай продуктның 115 процентына якынлаша. Бу фаразлаганнан 20 процент пунктка югарырак. Илон Маск тиктомалдан гына Фолсом шәһәрендә: «Элек мин сәяси актив түгел идем. Хәзер актив, чөнки картага Американың гына түгел, цивилизациянең киләчәге куелган» дип чыгыш ясамады. Маск Американы Трамп коткарыр дип өметләнә, әмма глобаль бурычлар янәшәсендә бер кеше артык кечкенә шул.

                                      

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре