Башлангыч мәгълүматларга караганда, сәрхуш ир-атның, тәмәкесен сүндермичә йокыга китүе сәбәпле, янгын чыккан, ә ана белән бала фатирдан чыгып китәргә өлгермәгән.
Казанның Яңа Савин районы судына 40 яшьлек Руслан Сафинны китергәннәр. Ул 9 февральдә саксызлык белән үлемгә китерүдә шикләнү буенча тоткарланган. Бу хакта “KazanFirst” яза.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, Сафинның тәмәкесен сүндермичә йокыга китү сәбәпле янгын чыккан. Шуның аркасында күршедәге фатирда 12 яшьлек кыз һәм аның 41 яшьлек әнисе һәлак булган. Фаҗигадән соң ир-атны тоткарлаганнар, тикшерүчеләр аны кулга алу өчен документлар әзерли.
Исегезгә төшерәбез: узган якшәмбедә Казанның Гаврилов урамында 6 катлы йортта янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр күрше фатирлардагы 6 кешене, шул исәптән 2 баланы коткарган. Янгын 40 квадрат метр мәйданга таралган булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез