Чернышев, банкларның, фәкать клиент ризалыгы белән генә, кредит тәкъдимнәрен җибәрү кагыйдәләрен билгеләргә тәкъдим иткән. Моннан тыш ул, банкның мобиль кушымтасы аша кешеләргә мондый хәбәрләрдән баш тарту мөмкинлеген булдырырга кирәк, дигән фикерен җиткергән.
Хатта билгеләп үтелгәнчә, банклар финанс продуктларын сату өчен дистанцион элемтә каналларын көннән-көн күбрәк куллана. Клиентларга «Сезгә кредит хупланды» яки «Кредит буенча персональ тәкъдим» кебегрәк хәбәрләр җибәрелә, шулай ук кушымталардагы шәхси кабинетларда тәкъдимнәр урнаштырыла.
Депутат фикеренчә, мондый хәбәрләр кешедә, кредит алу һәм түләүнең бернинди дә кыенлыгы юк икән, кебегрәк уй-хисләр тудыра. Шуңа күрә дә алар, ахырын уйлап тормастан, ялгыш карарга этәрергә мөмкин. Аның фикеренчә, «җиңел генә кредит алып булу» турында даими искәртеп торулар гаиләнең муеннан бурычка батуына китерүе бар.
Тәкъдим ителгән чаралар уйламыйча гына кредит алу куркынычын киметү, кешеләрнең финанс өлкәсендәге аңын үстерү мөмкинлеге бирәчәк, дип билгеләп үткән Чернышев.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез