Документта югары уку йортына биреләчәк суммалар күрсәтелмәгән. Узган елда КФУ әлеге ике грант буенча 282,7 миллион сумнан артык акча алган иде. Математика, табигый фәннәр һәм технологияләр профильләренә караган фәннәрне тирәнтен өйрәтүче башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына ярдәм итү өчен узган елда 251 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде.
Шул ук вакытта мәктәпкәчә белем бирү, адаптацияләнгән мәктәпкәчә белем бирү программалары һәм аутистик спектры бозылган мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту, тәрбияләү һәм үстерү өчен махсус программалар буенча белем бирү белән шөгыльләнүче бүлекчәсе булган югары уку йортына ярдәм итү өчен 31,7 миллион сумнан артык акча юнәлтелде, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез