Бу хакта бүген Бердәм мәгълүмат үзәгендә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм дипломатия кафедрасы мөдире, сәяси фәннәр докторы Андрей Большаков белдерде, дип яза Татар-информ.
«Татарстанда тавыш бирүнең беренче көнендә килүчеләр саны 36 проценттан артып китте. Килү бик яхшы. Узган сайлауларда 51,72 процент сайлаучылар килгәнен исәпкә алсак, мөгаен, ул бу юлы артып китәр. Мин әлегә ниндидер конкрет нәтиҗә фаразларга куркам, ләкин 60 процент булыр, артып та китә ала», – диде ул.
Сәясәт белгече билгеләп үткәнчә, Татарстанда, гадәттәгечә, Россиянең күрше төбәкләренә караганда, сайлаучылар күбрәк тавыш бирә. «Моны елдан-ел статистика раслый. Минемчә, Татарстанда саннар сайлауга килү буенча югарырак булачак, һәм бу белгечләр яки сайлау кампанияләре белән кызыксынучылар өчен көтелмәгән хәл түгел», - дип ассызыклады ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез