КФУ профессоры һава температурасының ни өчен кисәк үзгәрүен аңлатты

Метеорология шартларының кисәк үзгәрүе һәм яңа температура рекорды турында КФУ белгече, метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев сөйләгән. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шушы көннәрдәге рекорд ике фактор йогынтысында барлыкка килгән: аяз һава торышы һәм күп күләмдә кояш радиация белән тәэмин итеп, көньяктан антициклон тәэсир иткән, ә төньяктан циклон төшкән, шуңа күрә төбәк җылы секторда калган. Шуның аркасында июльдәгечә бик җылы һава торышы булган.

Бүген исә көндез һава температурасы 6-11 градус була, төньяк-көнбатыштан секундына 14 метр тизлектә көчле җил булачак.

Белгеч сүзләренчә, температураның болай кисәк төшүе төньяк Атлантика циклоны һәм поляр һава килүгә бәйле. Бу җәйге һава торышыннан тиз арада көзге һава торышына күчеш китереп чыгарган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре