КФУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп Дмитрий Таюрский билгеләнгән. Бу турыда "Татар-Информ" хәбәр итә.
Тиешле карарны Россиянең мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков кабул иткән.
Дмитрий Таюрский - КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры. Ул шулай ук физика-математика фәннәре докторы, профессор, гомуми физика кафедрасы мөдире.
Исегезгә төшерәбез, Казан федераль университетының гыйльми советы, вуз ректоры Илшат Гафуровның кулга алынуы сәбәпле, Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга, фән һәм мәгариф министры Валерий Фальков, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать юллаган иде.
https://vatantat.ru/2021/12/71092/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез