КФУда «Милли хәзинә» фестивале  узачак

 КФУда «Милли хәзинә» балалар һәм үсмерләр өчен бөтенроссия халык иҗаты фестивале үтәчәк. Анда 400 дән артык кеше катнашыр дип көтелә. Чарада бәйге җиңүчеләрен дә бүләкләячәкләр.

– «Милли хәзинә» бәйгесенең тарихы  бай. Без аны 2010 елда  студентлар белән башлап җибәргән идек. Еллар узу белән конкурсның форматы, географиясе дә үзгәрде. 2012 елдан башлап мәктәп укучыларын, көллият студентларын да чакыра башладык. 2023 елдан бәйге-фестивальне Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән бергәләп уздырабыз. Быел медиа юнәлеше буенча махсус номинация булдырылды. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырачакбыз. Гран-при ияләрен дә билгелибез, – диде Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов әлеге чарага багышланган матбугат очрашуында.

Бәйге ике турдан тора. Беренчесе читтән торып оештырылган. Анда 500 дән артык  кеше катнашкан. Шуннан илнең сигез төбәгеннән 400 дән артык бала икенче турга узган. Алар арасында Пермь крае, Чуашстан Республикасы, Саратов, Мордовия, Оренбург, Башкортстан, Свердловск өлкәсендәге яшьләр дә бар. 17–18 апрельдә исә КФУда йомгаклау туры үтәчәк. 18 апрельдә бүләкләү тантанасы һәм гала-концерт көтелә.

Бәйгедә тугыз юнәлеш буенча осталыкны сынарга мөмкин. Бию сәнгате, театр модасы, сынлы сәнгать, нәфис сүз һәм башкалар. Оештыручылар  әйтүенчә, һәрбер эш үзенчәлекле булуы белән аерылып тора.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Татаристика һәм мәдәният белеме кафедрасы мөдире Лилия Мөхәммәтҗанова белдергәнчә, вокал, уен кораллары иҗаты, мода театры номинациясе, декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать иҗаты буенча эшләр күп килгән. Эшләрнең сыйфатын югары дип бәяләде ул.

– Милли хәзинә – югары дәрәҗәдә үткәрелә торган фестиваль. Төрле милләтләрне берләштерә ул.  Башка халыкларның мәдәниятен белү, саклау мөһим, – диде Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең Опера студиясе хормейстеры Гөлназ Әкбәрова.

Киләсе елда  фестивальгә 15 ел тула. Аны зурлап үткәрү турында уйлана  башлаганнар инде. Яңалыклар да булачак. Рәдиф Җамалетдинов  бәйгенең әлегә федераль исемлеккә кертелмәвен, ләкин бу мәсьәлә буенча  эш алып барылуын әйтте. Ул очракта җиңүче балаларга  укырга кергәндә өстәмә баллар да бирелер дип өметләнәләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре