12-14 сентябрь көннәрендә Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында профессор Р.Г.Бохараев исемендәге «Tatar.Бу Хакатон»ның оффлайн этабы уза.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Татарстан Фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты тарафыннан үткәрелә. Бүген филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында хакатонның ачылыш тантанасы узды.
Хакатон татар теле һәм мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Быел Россиянең төрле төбәкләреннән 220 гариза кабул ителгән.
«Чара Kazan Digital Week – 2025 Халыкара форумы кысаларында 6 тапкыр үткәрелә. IT технологияләрнең татар мәдәнияте белән кушылуы зур әһәмияткә ия. Бүгенге көндә без ясалма интеллектның тормышның барлык өлкәләренә дә үтеп керүен күрәбез. Без үз чиратыбызда программистлар, бу һөнәрне сайларга теләүче мәктәп укучылары цифрлы платформаларны көнчыгыш традицияләрен саклап, берничә телдә ясый алсыннар өчен көч куябыз. Биредә катнашучыларыбыз тапкан IT чишелешләр беренче чиратта Татарстанда кулланылыр дип өметләнәбез», – дип белдерде Татарстан дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.
Оештыручылар ярышның максаты – Р.Г.Бохараев турында хәтерне саклау икәнлеген искәртте. Рәис Бохараев – Совет кибернетика мәктәбенә нигез салучы галим, 130дан артык фәнни хезмәт авторы. Ул ясалма интеллект теориясен үстерүгә, киберкиңлектә татар теленә ярдәм итү системаларын һәм технологияләрен эшләү, аларны яшьләр арасында таратуга зур өлеш керткән.
Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов исә хакатонның төп максатларыннан берсе – татар телен һәм мәдәниятен үстерү булуын ассызыклады. «Бүген Татарстанда, Фәннәр Академиясендә татар телен үстерү беренче планда тора. Бу юнәлештә федераль ярдәм күрсәтелә. Хакатонда татар телен компьютер уеннары аша өйрәнү дә каралган. Цифрлы технологияләр өлкәсендә туган телне куллану – чараның бер үзенчәлеге. Шулай ук әлеге хакатон башкаларыннан мәктәп укучыларының да катнаша алу мөмкинлеге белән аерылып тора, башка хакатоннарда акцент студентларга ясала», – диде Рифкать Миңнеханов.
Хакатонның КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында үткәрелүе дә очраклы түгел. Биредә техник профильле фәннәрне берничә телдә укыта алучы булачак укытучылар белем ала.
«Институтыбызда берничә юнәлештә татар телле белгечләр әзерлибез. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов киңәше буенча, ике һәм берничә телдә информатика, математика укытучылары әзерлибез. Бәйгенең нәкъ менә безнең институтта үткәрү өчен оештыручыларга зур рәхмәт», – диде филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.
Катнашучылар 27 командага берләшкән, шуларның 20се – өлкән, 7 команда кече лигада көч сынашачак. Алар командаларда цифрлы технологияләр һәм милли тематиканы бергә кушып, проект төзиләр. 14 сентябрь көнне катнашучылар әзер проектларын яклаячак. Шуннан соң хакатонга нәтиҗәләр ясау һәм ябылу тантанасы узу көтелә.
«Продуктны тудыргач, аның алга таба кулланылуы мөһим. Бу юнәлештә
оештыручылар, катнашучылар проект нәтиҗәләрен яшьләр арасында популярлаштырырга ярдәм итәчәк. Аларны мәктәпләрдә, лагерьларда куллану күздә тотыла», – дип белдерде Татарстан Рәисе ярдәмчесе, Татарстан Республикасының «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов.
Ярышның бүләкләү фонды 600 мең сум тәшкил итә. Җиңүчеләр Kazan Digital Week – 2025 форумында үз проектларын стартап форматында тәкъдим итү һәм Татарстан Фәннәр академиясенең гамәли семиотика институтында стажировка үтү мөмкинлеген алачак. Хакатонда катнашучыларга уңышлар телибез.
Лиана Габбасова
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез