Быел КФУ үз тулай торакларын ремонтлауга 75 млн. сумга якын акча бүлеп биргән. Бу хакта ВУЗның студентлар шәһәрчеге директоры Радик Николаев хәбәр итте.
- 6 объектта бара торган ремонт эшләренең гомуми суммасы 74,9 миллион сум тәшкил итә. Төп игътибар гомуми кулланылыштагы урыннарга бирелде: коридорлар, кер юу бүлмәләре, бәдрәфләр, аш-су бүлмәсе, стеналарны һәм коридорлардагы ишекләрен алыштырдык, - дип билгеләп үтте ул.
Ремонт уздырылган объектлар турында төгәлрәк сөйләгәндә, спикер түбәндәге тулай торакларны атады: №3 (Гадел Кутуй, 2б), №8 (Пушкин, 32), №9 (Пушкин, 32, к2), №7 (Бутлеров, 6), №10 (Губкин, 11) һәм №5 (Гвардия, 32).
- Губкин урамындагы тулай торакта күптән ремонт ясалмады. Без агач идәнне алыштырдык. Хәзер анда керамик плитка җәячәкләр, - дип өстәде Николаев.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез