Прокуратура КФУның Чаллы филиалында эшләүче 36 яшьлек доцентка карата кузгатылган эш буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул балигъ булмаган кыз белән җенси мөнәсәбәткә керүдә гаепләнә, дип яза "Татар-информ".
 
Ир-ат үз гаебен өлешчә генә таныды. Суд аны ике ел ярымга гомуми режимлы колониягә хөкем итте. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев шулай дип белдерде.
«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, кызга 12 яшь.
Агентлык хокук саклау органнарының Чаллыда 12 яшьлек кызны көчләүләре турындагы мәгълүматны тикшерүе турында элегрәк хәбәр иткән иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез