КФУның милли бүлегендә бюджет урыннары саны арткан

Бүген югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Милли белгечләрне ничек әзерләргә җыеналар? Нинди яңалыклар бар? Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белгечләре “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

– Бездә быел 567 бюджет урыны бар. Бу узган елга караганда, 69 урынга күбрәк. Түләүле бүлекләргә керүчеләрне дә санасак, 1339 кешене кабул итәргә җыенабыз. Чит илләрдән килгән студентлар саны кимеде: беренче курста алар 260 булачак, –диде институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Рәдиф Җамалетдинов кабул итүдәге үзгәрешләргә тукталып:
– Моңа кадәр укырга кабул иткәндә, абитуриентларның язмача ризалыгын сорамый идек. Әгәр тиешле балл җыйган, документларның төп нөсхәсе бездә булса. Быел язма рәвештә ризалык бирергә кирәк, –диде.
Габдулла Тукай исемендәге милли мәгариф һәм мәдәният югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов белдергәнчә, иң сөендергәне – быел бакалавриат һәм магистратурага бюджет урыннарының артуы. Әйтик, “гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика” программасына 23 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Бу 3 кешегә күбрәк дигән сүз. Татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучыларын әзерләү өчен 24 урын каралган. Былтыр бу сан булган.

–Без рәсем, музыка укытучыларын да әзерлибез. Быел ике программага кабул итәбез. Беренчесе – «музыка һәм инглиз теле укытучысы», икенчесе – «Рәсем һәм инглиз теле укытучысы». Икесендә дә – 24шәр урын. Узган ел 20шәр генә иде. Быел бакалавриатка гына 25 урын күбрәк, – диде Рамил Мирзаһитов.
Шулай ук быел бюджет урыннары беренче тапкыр “нәшрият эше” һәм “реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә” юнәлешләренә дә бүлеп бирелгән. “Нәшрият эше”ндә – 4, “реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә” юнәлешендә 6 бюджет урыны бар.

Моннан тыш, вуз максатчан юнәлештә ике һәм күптелле белгечләр әзерли. Быел андыйлар 150 булачак. Математика һәм информатика укытучысы юнәлешенә – 25, математика һәм физика укытучысына – 20, башлангыч мәктәп һәм инглиз теле укытучысына – 40, рус теле һәм инглиз теле укытучысына – 40, тарих һәм инглиз теле укытучысына 25 урын бирелгән. Әлеге студентларга ай саен 15 мең сум акча түләнә. Тик шундый шарты бар: белгеч укып бетергәч, мәктәптә биш ел эшләргә тиеш. Аларның 95-98 проценты укытучы булып эшкә урнаша икән.

Институтка укырга керү өчен документларны Дәүләт Хезмәте порталындагы “Югары уку йортына онлайн керү” суперсервисы, КФУның “Студент булам” электрон-мәгълүмат системасы аша, югары уку йорты комиссиясенә китереп яки почта аша тапшырып була. Белгечләр шунысын да искәртте: вуз сынауларын үтүчеләр исә аны 15 июльдән дә соңга калмыйча тапшырырга тиеш. Ә БДИ нәтиҗәләре буенча керүчеләрнең моның өчен 25 июльгә кадәр вакыты бар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре