Газетага язылу

Кибетләр, чәчтарашханә һәм матурлык салоннары 14 апрельдән эшли башлыймы?

Социаль челтәрләрдә Татарстанда коронавирус таралуы аркасында эшләре туктатылган объектларның 14 апрельдән акрынлап ачыла башлау планы язылган документ йөри. Әлеге объектлар арасында азык-төлек сатуга катнашы булмаган кибетләр, чәчтарашханә, шиномонтаж остаханәләре, фотостудияләр һәм башкалар бар. Тик Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренчә, әлеге хәбәр дөреслеккә туры килми.

- Бу фейк, ялган хәбәр! Кешеләрнең башларын катырырга теләүчеләрнең эше. Республика халкын шикле чыганаклар мәгълүматына игътибар белән карарга чакырабыз», – диде Лилия Галимова.

Фото: pixabay.ru

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Матурлык салоны

Көн хәбәре