Кибетләрдә газлы су азрак сатылачак

Углекислый газга кытлык барлыкка килү сәбәпле, газлы эчемлекләр азрак җитештерелә башлаган.

Россиядә, углекислый газ җитмәү сәбәпле, газлы эчемлекләр ассортименты кимиячәк. Бу хакта “Коммерсантъ” үзенең чыганакларына таянып яза.

Чит илдән кертелүче товарлар базары үзгәреш кичерә. Белгечләр әйтүенчә, газлы эчемлекләр җитештерү өчен кирәкле ингредиентлар 10-20 процентка җитми. Шул сәбәпле товар да азрак булачак. Җитештерүчеләр әйтүенчә, инде май ае ахырында ук углекислый газ сатып алуга бәйле проблемалар башланган.
Украинада махсус хәрби операция башлангач, углекислый газны читтән кертү күләме кимегән. Шулай ук башка тармаклар, әйтик, химия тармагында аңа ихтыяҗның артуы да кытлык барлыкка килүгә үз өлешен керткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре