Кибетләрдә ризык әзерләп сатуны тыймакчылар

Россиядә кибетләрдә әзер ризык яки ризык әзерләп сатуга тыю кертүне тәкъдим иткәннәр.

Партия лидеры Сергей Миронов җитәкчелегендә «Справедливая Россия» депутатлары шундый тәкъдим белән чыккан. Закон проекты сәүдә челтәрләре эшен җайга салуга юнәлдерелгән. «ТАСС» хәбәр иткәнчә, документ Дәүләт Думасына кертүгә әзерләнгән. Депутатлар үзләренең тәкъдимен халыкның сәламәтлеген кайгырту белән аңлата. Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә,  сәүдәне ризык әзерләү белән бергә алып бару сатып алучылар сәламәтлегенә җитди куркыныч белән яный. Болар – камыр ризыклары, салат һәм десертлар булырга мөмкин.

Моннан тыш закон проектында яраклылык вакыты 24 сәгатьтән кимрәк калган ризык сатуны тыю каралган. Күздә тотылган тагын бер яңалык сәүдә челтәрләрендә өстәмә хакны чикләүгә кагыла. Ваклап сату бәясе товар җибәрүче бәясеннән 15 проценттан күбрәккә артмаска тиеш. Документта каралганча, азык-төлек кибетләре бәя белешмәлекләрендә товарның үзкыйммәтен күрсәтергә тиеш булачак. 

Закон проекты авторлары фикеренчә, мондый нормалар кабул итү сәүдәне үстерүдә тискәре тенденцияләрдән котылу, бәяләрнең нигезсез үсүен чикләү, кулланучыларның, аеруча аз керемлеләрнең хокукларын яклау мөмкинлеге бирәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре