Газетага язылу

Кибетләрдәге иң күп кимчелек табыла торган ризыкларны атадылар

Роспотребнадзор хезмәткәрләре Татарстан кибетләрендә сатыла торган салатларда, ролл һәм сушида төрле кимчелекләрне аеруча еш табып тора.

Ведомствоның төбәктәге идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтүенчә, узган елда 77 меңнән артыграк ризык тикшерелгән. Шуларның 4,9 процентында кимчелек табылган.

 

Белгечләр, лаборатория шартларында тикшерү өчен, ризыкны кибетләрдән сатып алган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча һәр бишесенең берсе (22,5%) тиешле таләпләргә туры килмәгән. Иң күп кимчелек табылган ризыклар – салат, ролл, суши.

 

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре