Газетага язылу

Кичекмәстән табибка! Суыкта нинди авыруларның көчәюен аңлаттылар

Гипертония, йөрәк авыруларыннан, атеросклероздан интегүчеләргә, инфаркт һәм инсульт кичерүчеләргә көчле суыкта аеруча кыенга туры килә.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Пирогов университеты геронтология фәнни-клиник үзәге белгече Яна Фомина “МК.RU” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Эш шунда: һава температурасы түбән булганда, кан басымы, “сикереп”, йөрәккә авырлык китерә һәм кан әйләнешен акрынайта. Кан тамырлары урамга чыккач  –тарая, җылыга кергәч – киңәя. “Кан тамырлары өчен әледән-әле резинкадан тартып торган кебек бу.

Һава температурасының түбән булуы стенокардия өянәгенә, гипертония кризына китерергә, инфаркт һәм инсульт куркынычын көчәйтергә мөмкин”, – дип билгеләп үткән табиб. Көчле суык балаларга да зыян сала. Табиб әйтүенчә, алар урамда салкын икәнен еш кына аңламый. “Шуңа күрә баланың өшүен кайвакыт бит алмаларындагы ак түгәрәкләр буенча гына аңларга мөмкин. Аның кул яки аяк бармакларын өшетерлек дәрәҗәдә туңган булуы да ихтимал”, – дигән ул.

Белгеч искәртеп үткәнчә, өшегән әгъзаны шундук кайнар суга тыгарга ярамый. Юкса кан тамырларына зыян килергә мөмкин. Бу очракта кешене җылыга алып кереп, бозланып каткан юеш киемен салдырырга һәм җылытырга кирәк. “Җылы чәй эчертеп. тынычландырырга һәм кичекмәстән табибка күрсәтергә! Өшү дәрәҗәсенә (1 дән IVкә – тукымалар үлүгә кадәр) бәйле рәвештә, төрлечә дәвалау, еш кына хирург ярдәме таләп ителә”, – дигән табиб. Шулай ук сулыш юлларында төрле авырулардан (бронхиаль астма, хроник бронхит) интегүчеләр дә суыкны авыр кичерә. Әйтик, бронхиаль астмалы кешедә бронхоспазм (сулышның бик нык кысылуы) килеп чыгарга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре