Кичке ашка роллы ашаган ике баланың агуланудан гомере өзелгән

Красноярск краенда сәер шартларда ике кечкенә бала – 6 яшьлек кыз һәм 4 яшьлек малай һәлак булган. Аларның әнисе полицейскийларга кичке ашка балалары эшеннән алып кайткан роллар ашавын сөйләгән.

Красноярск краеның Балахта бистәсендә яшәүче бер ханым үзе официант булып эшләгән кафедан ролл алып кайта. Ул өч баласын ролл белән сыйлый. Иртән барысы да әйбәт була, балалар чәй эчә һәм өлкәннәрне эшкә озатып кала. Кич белән өйгә әбиләре кайта – нәкъ менә ул балаларны үле килеш таба.

Балаларның берсен коткарып калалар. Ул көчле агулану белән Балахта хастаханәсенә озатыла. 6 яшьлек кыз һәм 4 яшьлек малай вафат булган. "Саксызлык аркасында үлем китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Балаларның үлеменә китергән сәбәпләрне судмедэкспертларга билгеләргә туры киләчәк. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре хатын-кыз эшләгән кафены тикшерә башлаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре