Нәфис затлар һәр нәрсәдә гүзәллеккә омтыла. Шул исәптән кием-салымда да. Әмма кайвакыт матурлык югалып калырга һәм зәвыксызлык ярылып ятарга мөмкин. Хатын-кызның тышкы кыяфәтенә нәрсәләр тискәре йогынты ясый? Яңа елны каршылаганда ничек киенергә? Бәйрәм алдыннан стилист Анна Скороходованың киңәшләрен тәкъдим итәбез.
– Иң элек сыйфатсыз трикотаждан тегелгән кием, модасы чыккан яки искерә төшкән аяк киеме, базардан икәне «кычкырып» торган сумка, арзанлы бижутерия хатын-кыз образына кырын сугып, аны артык гадиләштереп калдыра. Һәркайсына аерым тукталып үтәм.
Арзанлы сумка. Шундук күзгә ташлана ул. Һәр киемгә туры килсен, дип, әллә ничә клеенка сумка алганчы, табигый күннән тегелгән, классик фасондагы бер, әмма берәгәйлесенә ия булудан да яхшысы юк. Кыйммәткәрәк төшәчәк, әлбәттә. Аның каравы беркайда да «хуҗа»сының йөзенә кызыллык китермәячәк һәм озак хезмәт итәчәк.
Модасы чыккан яки таушалган аяк киеме. Тышкы кыяфәтне җыйнаксызрак итеп күрсәтә. Хатын-кыз әйбәт кенә киенгән булса да, туфлие «сынатса», пөхтәлек югала. Киенү стилен аңлап бетермәүне күрсәтә бу.
Сыйфатсыз трикотаж. Бик тиз төерчекләнә, сузыла. Ә мондый кием инде беркемне дә бизәми. «Кыяфәт»ен югалткан әйберне киеп йөрү зәвыксызлыкка керә. Шулай ук зур чәчәкләр төшкән чуар күлмәкләрнең дә игътибарны артык нык җәлеп итүен онытмаска кирәк. Көзгедә киемегезнең үзегезгә караганда җетерәк икәнен күрсәгез, димәк, сезгә килешле стиль түгел. Кием-салымдагы, аяк киемендәге бизәк ташларның да сыйфатлырак булуы кирәк. «Зөбәрҗәт»е каралып киткән яки бөтенләй кубып төшкән кием җыйнаксызлыкны аңлата.
Яңа ел киеме
Төрле символларга ышанучыларга яшел агач Елан елын нинди төстәге киемнән каршылауның кулайрак булуына да тукталып үтәм. Яшелнең төрле төсмерләренә, коңгырт һәм сары төстәге кием-салымга өстенлек бирү кирәктер. Елан бу сезонның бик модалы төсләренә – зәйтүн, күк һәм кызгылтка тартым коңгырт төскә (терракот), фирүзә төсенә (яшел белән күк төс арасында) дә каршы түгел. Яшел, зөбәрҗәт төсләрнең – кара чәчле, ә күк төс, фирүзә төсенең саргылт чәчле гүзәлләргә бик нык килешүен дә әйтеп үтәргә кирәк.
Ә менә янып торган неон лампаларын хәтерләтә торган җете төсләрдәге кием-салымны читкәрәк куеп торыгыз. Ник дигәндә, Елан табигый төсләр ярата. Шулай ук ялтыравыклы, елан тиресен хәтерләтә торган кием дә Яңа ел каршылау өчен уңышсыз булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез