Кара. Бу төсне максатчан кешеләр аеруча үз итә. Мода дөньясында кара абруй, хакимлек, грациозлык төсе булып санала.
Ак. Чисталык, нәзакәтлелек, ирек төсе. Ак киемнәргә өстенлек бирүчеләр, гадәттә, ачык күңелле, аралашучан була. Ул тигезлек һәм камиллек төсе булып санала, чөнки ул барлык төсләрне дә тигез микъдарда үз эченә ала.
Соры. Бу төсне исә ике төркем кешеләр ярата. Беренчесе – тыныч, зирәк кешеләр, икенчеләре – үзләренә игътибар җәлеп итмәскә тырышучылар.
Зәңгәр төс – максатчанлык, ышаныч билгесе. Киемдә зәңгәр төсне тормышта үз урыны, үз карашлары булган, җитди һәм ышанычлы кешеләр өстен күрә.
Яшел. Ул кешенең үз-үзенә мөнәсәбәтен чагылдыра. Яшел төсне өстен күргән кешеләр үз-үзләренә ышанган була, тырышлык һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булулары белән аерылып тора.
Сары. Бу төсне исә кеше игътибарыннан курыкмаучылар ярата. Аларда үз-үзләренә ышаныч көчле була. Моннан тыш, сары төсне үзенең һәм башкаларның кәефен күтәрергә тырышучылар да сайлый.
Кызыл. Әлеге төснең мәхәббәт, көч-дәрт билгесе булуы һәркемгә билгеледер. Ул һәрвакыт игътибарны җәлеп итә, көчне арттыра, эшкә этәрә. Аңлагансыздыр инде, бу төскә шулай ук ачык, үз-үзләренә ышанган кешеләр өстенлек бирә.
Көрән төсне исә ышанычлы, тыныч, консерватив кешеләр ярата. Алар аралашучан, кешеләргә бик ачык була.
Ал – наз һәм мәхәббәт билгесе. Аны романтик күңелле хатын-кызлар аеруча ярата. Дөньяга ал күзлектән карый, диләр бит әле, ал төсне яратучылар әнә шундый була да инде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез