Газетага язылу

Киевне ничек итеп Донбасcтан баш тартырга мәҗбүр итәчәкләре мәгълүм булды

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Киевнең 800 миллиард доллар бәрабәренә Донбасстан баш тарту мәсьәләсе каралачак.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә узачак сөйләшүләрдә фикер алышуга чыгарыласы план Киевнең 800 миллиард доллар күләмендә финанс ярдәменә һәм иминлек гарантияләренә алмашка территорияләрдән баш тартуын күздә тота. Бу хакта NEWS.RU

Көнбатыш илләре басмалары мәгълүматларына таянып хәбәр итә. Алар язганча, бер документта Украина коралы көчләренең Донбасстан тулысынча чыгуы күздә тотыла.

Көнбатыш басмалары мәгълүматлары буенча, килешү 4 документка бүленгән. Берсе Донбассны тулаем Россиягә тапшыруны күздә тота. Украина исә моңа алмашка 800 миллиард доллар күләмендә финанс ярдәме алырга тиеш. Икенче бер документта, Европа илләренең иминлек гарантияләренә өстәп, Американың иминлек гарантияләре дә кертелергә тиеш.

Моңа кадәр Американың массакүләм мәгълүматлары язганча, АКШ һәм Украина Россиянең энергетика инфраструктурасына һөҗүмнәрне вакытлыча туктатып тору планын эшләгән. Бу план Әбү-Дабидагы сөйләшүләрдә Россиягә тәкъдим ителергә мөмкин. Журналистлар мәгълүматлары буенча, яклар, «энергетика өлкәсендә чикләнгән тынычлык» мөмкинлеген караячак. Аның асылы ягулык-энергетика комплексының төп объектларына һөҗүм итүне туктатып торудан гыйбарәт.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре