Газетага язылу

Кияү белән кәләш Рөстәм Миңнехановны туйларына чакырды

Студентлар – булачак кияү белән кәләш Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны туйларына чакырды. Егет – Татарстаннан, кыз - Мордовиядән, яшьләр туйларын сентябрьгә үткәрергә җыена.

«Без сезне котлыйбыз. Туегыз гомергә бер генә тапкыр булсын иде. Кайберәүләрнең төрлечә була бит, ләкин мин сезнең тыныч һәм дус-тату яшәвегезне телим. Өстәвенә, Мордовиядә дусларыбыз эшли. Шуның ярдәмендә тагын да ныграк туганлашыр идегез», – дип елмая Миңнеханов.

Ул шулай ук Мордовияне Татарстанда туып үскән Артем Здунов җитәкләвен искәртте, дип яза Татар-информ.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре