Чаллыда яшәүче 12 яшьлек Сафинә Җиһангированың рәсеме «Экорәсем» номинациясендә Россиядә иң яхшысы дип табылган. Түбән Кама егете Арсений Заводчиков исә «Экопроект» номинациясендә икенче урынга лаек булган. Ул жюри әгъзаларын парклар буйлап рельсларда йөри ала торган эскәмия проекты белән шаккатырган. «Паркта йөргәндә еш кына зур араларны узарга туры килә, тик моңа бар кешенең дә көче җитми. Рельслар буйлап йөри торган эскәмияләр – ял итүчеләр өчен бер дигән мөмкинлек», – ди Арсений.
«Экология – һәркемнең эше» Халыкара балалар һәм үсмерләр премиясен 2021 елда Росприроднадзор федераль хезмәте гамәлгә кертте. Бу проект үсеп килүче буынга табигатьне саклауда беренче нык адымнарын ясарга, үзләре яшәгән төбәкне, әйләнә-тирә дөньяны сакларга, матурларга булыша. Балалар төрле идеяләр белән генә чикләнмичә, экология юнәлешендә әзер технологик тәкъдимнәр ясый, ди оештыручылар.
Быел премия үзенең бишенче юбилей сезонына йомгак ясый. Әлеге сезон нәтиҗәләре горурланмаслык түгел: Россия буенча бәйгегә тәкъдим ителгән гаризалар һәм җиңүчеләр саны, махсус бүләкләре белән Татарстан икенче урынны яулаган. Бәйгегә килгән 110 мең эшнең егерме бер меңен безнекеләр җибәргән. Биш сезон дәвамында республикада яшәүче яшь экологлар инде планшет, ноутбук, телефон, велосипед, Кара диңгезгә юллама кебек кыйммәтле бүләкләр алырга өлгергән.
Бәйгенең бишенче сезонын йомгаклау тантанасы 3 декабрьдә Камал театры бинасында узачак. Балалар, мәктәп һәм бакчалар коллективлары белән беррәттән сәхнәгә сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре дә чыгачак. Алар балаларга махсус премияләр тапшырыр дип көтелә.
Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров сүзләренчә, әлеге премия яңа юнәлешләрне дә үз эченә ала башлаган. Мәсәлән, балаларга үз хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә торган «Теләкләр шары» игелекле эшләр марафонына старт бирелгән. Шулай ук идарә Татарстанның югары уку йортлары белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзегән. Аның нигезендә «Экология – һәркемнең эше» премиясе җиңүчеләренә һәм призерларына югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар биреләчәк.
«Мондый нәтиҗәләргә үзебез генә ирешә алмас идек. «Экология – һәркемнең эше» проекты – Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Родионованың үз идеясе. Ул аңа һәрвакыт зур әһәмият бирә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме, Мәгариф һәм фән, Экология һәм табигать ресурслары министрлыклары, район-шәһәрләр, Дәүләт Советы депутатлары, сәнәгать предприятиеләре белән уртак эшебез нәтиҗәсендә шушы күрсәткечләргә ирештек. Шулай булырга тиеш тә. Экологик тәрбиянең әһәмияте елдан-ел арта бит. Хәзер балалар күңеленә салган орлыкларыбыз берничә елдан икенче зур проектлар булып өлгерер дип өметләнәбез», – ди Фаяз Шакиров.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез