«Киләчәк уеннары» гимнын язучылар: «Гимн бик оптимистик»

«Киләчәк уеннары» турниры гимнын язучылар Иван Дмитриенко һәм диджей Smash журналистларга аны язу тарихын сөйләде.

- Фиджиталның башта ни икәнен аңлаттылар, - диде Ваня Дмитриенко. - Минем өчен монда чыгыш ясау бик дулкынландыргыч. Бу вакыйганың әһәмиятен барысы да аңлый. Ул бик уникаль.

Ваня ачылыш алдыннан дулкынлануын да әйтте.

- Барысы да килеп чыгар дип уйлыйм. Без бу гимнны берничә тапкыр яздырып карадык. Ул бик оптимистик килеп чыкты, - диде музыкант.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре