Казанда "Киләчәк уеннары" вакытында аэропортка кадәр өстәмә 8 электр поезды кертелгән. Алар бу маршрут буенча 20 даими рейска өстәмә рәвештә йөричәкләр, дип сөйләделәр һава гаване матбугат хезмәтендә.

Ачыкланганча, электричкалар арадаш тукталышларсыз хәрәкәт итәчәк. Алар турнирда катнашучыларны һәм кунакларны 4 мартка кадәр йөртүне дәвам итәчәк.
Шулай ук казанлыларны ярышларның рәсми ачылышы көнендә, 21 февральдә, юлларда хәрәкәтне чикләү кертеләчәк, дип кисәттеләр.
"Киләчәк уеннары" - физик һәм кибер ярышларны берләштерүче яңа форматтагы спорт шоуы, фиджитал концепциясендә халыкара мультиспортив турнир. Рәсми ачылыш 21 февральдә булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез