«Киләчәк уеннары»на билетлар сатылып беткән

Казанда уза торган "Киләчәк уеннары" халыкара турнирына билетлар сатылып беткән. Бу хакта проект җитәкчесе Игорь Столяров белдерде.

- Билетлар 100 процент сатылып бетте. Без бераз билет өстәргә кирәк дигән карарга килдек. Димәк, без билетларны йөз проценттан артык сатачакбыз, - диде ул. - Мондый турнир өчен без чыгарган билетлар әллә ни күп тә түгел әле ул. Күпчелек тамашачылар - онлайнда.

Уеннар 3 мартка кадәр давам итә. «Казан экспо» да «Киләчәк шәһәре» эшли. Анда теләгән һәркем килә ала. Керү - бушлай.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре