Татарстан башкаласында IV Казан глобаль яшьләр саммиты узды. Чарага дөньяның 45 иленнән катнашучылар килде. Яшьләр нәрсә турында сөйләште? Татарстан Рәисе һәм Россиянең фән һәм югары белем министры аларга нинди киңәшләр бирде? Гомумән, бу очрашуның әһәмияте нидә?
Уртак максат
Иң элек Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Хөкүмәт йортында чит ил делегацияләре җитәкчеләре белән очрашты.
Быелгы саммит федераль мәйданчык статусын алуы белән истә калачак. Бу хакта Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, IV Казан глобаль яшьләр саммиты эшендә дөньяның 45 иленнән 200 дән артык делегат катнашты. Чараның географиясе шактый киңәйгән - Көньяк Америка һәм Африка илләре, шулай ук БРИКС плюс составындагы дәүләтләр зур кызыксыну күрсәткән.
Саммит делегатларын Валерий Фальков та сәламләде.
- Безне сезнең белән яшьләр сәясәте темасы берләштерде. Яшьләр - безнең киләчәгебез, - диде министр. - Максатыбыз бик гади: без яшьләрнең укымышлы һәм үз иленең патриотлары булуын телибез. Бу максатларны дөньядагы башка хезмәттәшләребез дә уртаклаша дип уйлыйбыз.
Валерий Фальков Россия мәгариф системасының хезмәттәшлеккә ачык булуын ассызыклады.
- Фән һәрвакыт, төрле карашларга, агымдагы сәяси вазгыятькә карамастан, кешеләрне берләштерә торган күпер булды, - диде министр. - Безнең ил зур, һәм яшьләр сәясәтен, мәгариф һәм фәнне үстерүдә зур рольне төбәкләр уйный. Сез бүген Татарстанда - Россиянең алдынгы төбәкләренең берсендә. Бу бик кунакчыл җир.
Татарстан Рәисе мондый дәрәҗәле халыкара чараны республикабызда кабул итүнең зур мәртәбә булуын әйтте.
- Казанда ИХО һәм БРИКС илләренең тармак министрлыклары җитәкчеләрен җыю күркәм традициягә әверелде. Мондый формат яшьләр сәясәте өлкәсендә көн тәртибен формалаштыру, глобальләшү чорында традицион кыйммәтләрне саклау һәм һәр шәхеснең потенциалын ачу өчен шартлар тудыруда мөһим корал булып тора, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, Россиядә үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, яшьләрне шәхес буларак үстерүгә зур игътибар бирелә. Бу җәһәттән Татарстан Рәисе Россия Президенты ярдәме белән оештырылган «Алдынгылар хәрәкәте»н телгә алды. Моннан тыш, яшьләр өчен инфраструктура булдырылуын билгеләп үтте.
- Теләсә кайсы территориянең яшьләр потенциалын формалаштыруда һәм үстерүдә университетлар мөһим роль уйный. Татарстанда Казан федераль университеты алдынгылардан булып санала, - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе. - Ул безнең саммитны оештыруда катнаша. КФУ нефть-газ технологияләре, химия, биохимия, пилотсыз транспорт системалары өлкәсендә тикшеренүләр буенча алдынгы урында тора. Университет автомобиль төзелеше өлкәсендә алдынгы инженерлык мәктәбе проектын гамәлгә ашыра. Бүген вузда 50 меңнән артык студент, шул исәптән 12 меңнән артык чит ил студенты белем ала. Үзбәкстанда һәм Мисырда чит ил филиаллары эшли.
Чит ил делегацияләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлекне киләчәктә дә үстерергә кирәклеген белдерде.
Әңгәмә барышында Алжир, Серб Республикасы, Малайзия, Сьерра-Леоне, Кыргызстан, Мисыр һәм башка илләрдән килгән чит ил делегацияләре җитәкчеләре Казан глобаль яшьләр саммитының югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр.
Очрашу азагында Болгар ислам академиясе һәм Мисырның Әл-Әзһәр университеты арасында үзара аңлашу турында меморандум имзаланды.
Белемле меңне егар
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Валерий Фальков саммит делегатлары белән очрашты, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашу Камал театрының яңа бинасында узды.
Делегатлар спикерларга заманча белем бирүне ничек күзаллаулары, яшь чакта кайсы юнәлеш буенча белем алуларын ничек сайлаулары, заманча университетларның үсеш перспективалары, шулай ук яшьләр белән эшнең ничек алып барылуы турында сораулар бирде.
Валерий Фальков яшьләргә үз эшенең профессионаллары булырга киңәш итте. Чөнки профессионалларга һәрвакыт ихтыяҗ бар.
Рөстәм Миңнеханов та бу сүзләрне хуплады. «Модага иярергә кирәкми. Үзегезгә ошаган юнәлешне сайлагыз. Һәм үзегез сайлаган һөнәрдә, юнәлештә башкалардан һәрвакыт бераз булса да яхшырак булыгыз. Мин үзем техниканы бик ярата идем һәм шуңа күрә инженерлык юнәлешен сайладым. Әмма шулай килеп чыкты: миңа базар процессларын аңлау кирәк булган кулланучылар кооперациясе системасында эшләргә туры килде. Минем икенче белемем дә бар. Бу белемнәр минем бүгенге эшемдә файдалы һәм кирәкле», - дип сөйләде Татарстан Рәисе.
Фикер алышудан соң Казан глобаль яшьләр саммитының пленар утырышы узды. Пленар утырыш «Глобаль үзгәрешләр чорында шәхес белеме: кыйммәтләр һәм карьера траекторияләре» темасына багышланган иде.
- Зур үзгәрешләр чорында нәкъ менә мәгариф аерым шәхеснең генә түгел, тулаем дәүләтнең дә тотрыклылыгын билгели. Бу очракта белем туплау гына түгел, ә ныклы кыйммәтләр ориентирын формалаштыру, җаваплы, ватанпәрвәр һәм битараф булмаган кешеләр тәрбияләү турында да сүз бара. Безнең уртак бурыч – һәр яшь кеше һөнәрендә дә, шәхес ягыннан формалашуда да үз юлын таба алырлык система булдыру. Ул системада гаиләгә, хезмәткә, мәдәнияткә хөрмәт кебек традицион кыйммәтләр карьера үсеше өчен заманча мөмкинлекләр белән үрелеп барырга тиеш, - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Ул Татарстанда балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү һәм аларны үстерүнең бербөтен системасы эшләвен билгеләп үтте. Шул исәптән Россиядәге иң зур балалар лагерьлары һәм клублары челтәре, яшь галимнәр, белгечләр һәм гаиләләргә ярдәм күрсәтү программалары гамәлдә булуын әйтте. Төбәк үзенең әйдәп баручы федераль югары уку йортлары, шулай ук фәнни үзәкләр һәм кванториумнарның зур үсеш алган челтәре белән дә горурлана, бу көчле мәгариф экосистемасын булдыра, дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, республикада белем бирүнең сыйфаты чит ил студентларын елдан-ел күбрәк җәлеп итә. Бүген Татарстанда 20 меңнән артык чит ил студенты белем ала.
Республикада Россиянең ислам дөньясы һәм БРИКС илләре белән халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерүгә зур игътибар бирелә.
Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Казанның халыкара чаралар уздыруда тәҗрибәсе зур булуын ассызыклады.
- Әлбәттә, Россиянең дәүләт сәясәте юнәлеше буларак яшьләр белән эшләүнең әһәмияте барлык стратегик документларда ассызыклана. Яшьләр – ул безнең киләчәгебез, - диде ул. - Бүген кешелек дөньясы моңарчы күрмәгән сынаулар белән очраша. Бу климаттагы, технологик үзгәрешләр дә, глобаль көч үзәклерәнең күчүе дә. Бу сынауларны лаеклы узар өчен тормышның төрле өлкәләрендә югары квалификацияле кадрлар әзерләүне тәэмин итәргә кирәк.
Валерий Фальков хәзерге көндә Россия вущларында 415 мең чит ил студенты белем алуын әйтте. Аның сүзләренә караганда, күп кенә чит ил студентлары белем алу өчен Россия, шул исәптән Татарстандагы уку йортларын сайлый.
- Казан федералт университеты - илдәге иң борынгы һәм иң алдынгы вузларның берсе. Ул Россиядә чит ил студентлары саны буенча икенче урында тора. Аларга монда рәхәт. Саммитка килгәч, сез моны үзегез дә тойгансыздыр, - диде министр.
Саммит делегатларына сәламләү сүзен «Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы» халыкара оешмасы президенты Таха Айхан һәм Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров та юллаган иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



Фикер өстәү
Фикерегез