Татарстанда антициклон йогынтысында явымсыз, уртача җылы һава урнашты. Төньяктан үтеп кергән агым һавага тагын да ныграк җылыну мөмкинлеге бирми әле. Кичә республикада көндез һава температурасы +20...+23 градустан артмады. Төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +9...+13 градуска кадәр төште. Бүген көндез +20...+24 градус.
Җомга – 23 августта көндез һава температурасы +21...+26 градуска җитәчәк. Төнлә салкынча: +7...+12 градус. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан төшәчәк. Шимбә – 24 августта көндез +22...+27 градус. Көнбатыш районнарда урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар. Төнлә 8...+13 градус. Якшәмбе – 25 августта көндез һава температурасы +22...+27 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә +8...+13 градус. Кыска вакытлы яңгырлар явып узарга мөмкин.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч мәгълүматларына караганда, киләсе атна башында республика антициклонның яңа дулкынына эләгәчәк. Явым-төшемсез, бик җылы һава урнашачак. Һава температурасы көндезге сәгатьләрдә +25...+28 градус тәшкил итәчәк. Уртача температура нормадан 4-5 градуска артыграк булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез