Бу хакта ТАССка Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина ("Бердәм Россия") сөйләде. "2025 елның соңгы эш атнасы бик кыска булачак һәм нибары ике эш көненнән торачак", - диде депутат, чәршәмбе, 31 декабрьдә россиялеләр ял көннәрен күчерү хисабына ял итәчәкләр. Стенякина 2026 елның беренче эш көне дүшәмбе, 12 гыйнвар булачагын искә төшерде. "Ягъни, бу соңгы чорда иң озын Яңа ел каникулларының берсе", - дип билгеләде парламентарий. Шул ук вакытта ул эш бирүчеләр гыйнварда эшләми торган көннәрнең күп булуы аркасында хезмәт хакын кыскартырга хокуклы түгеллеген искәртте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез