Киләсе атнада күпфункцияле үзәкләрнең эш графигы үзгәрәчәк

Казанда 4 һәм 6 ноябрьдә бәйрәм буларак Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелгәнлектән, «Минем документлар» үзәкләре эшләмәячәк.

1 һәм 5 ноябрьдә Татарстандагы күпфункцияле үзәкләрнең барлык 60 офисы һәм Казандагы мигрантлар белән эшләү бүлеге халыкка хезмәт күрсәтәчәк. Дүшәмбе, 3 ноябрьдә күпфункцияле үзәкләрнең 30 офисы эшләячәк, дип хәбәр итә республиканың Цифрлар министрлыгы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре