Киләсе елда “Үсеш ноктасы” федераль проект буенча 117 авыл мәктәбендә химия, биология, физика кабинетлары җиһазландырылачак.
52 мәгариф оешмасында, ягьни 46 мәктәптә һәм 6 урта һөнәри уку йортында компьютерлар яңартылачак. Бөгелмәнең 2 нче лицеенда технопарк, “Алабуга” икътисадый зонасында цифрлы белем бирү үзәкләре төзү планлаштырыла.
– Быел 7 мәктәп ачтык. Биектау һәм Саба районнарында тагын ике мәктәп, моннан тыш, Түбән Кама, Әлмәттә “Адымнар” комплекслары төзелә. Мәктәпләр төзү буенча федераль программага керергә җыенабыз. 2022 елның 31 декабренә кадәр ил күләмендә сайлап алачаклар. “Мәгариф” илкүләм проекты буенча 114 “Үсеш ноктасы” төзелде. Аларның саны бездә –253, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин матбугат очрашуында.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез